+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
2 Сентябрь 2019, 16:07

БСТ яңара: республиканың төп телеканалы яңа мизгелгә әзерләнә!

Каналның яңа бизәлеше концепциясе нигезендә – тамырларга кайту, җирле традицияләргә таяну идеясы.

Каналның яңа бизәлеше концепциясе нигезендә – тамырларга кайту, җирле традицияләргә таяну идеясы.

Яңа мизгелдә Башкортстан юлдаш телевидениесында «Реаль футбол», «Ты можешь!», «7 егет», «Земляки» - «Яҡташтар», «Ради добра», «Детей много не бывает» - «Һәр бала үҙ ризығы менән тыуа» тапшырулары барлыкка киләчәк. Тугры тамашачыларыбыз куанычына күпләр яратып өлгергән “Сәлам” һәм “Сәлам, Республика!”, «Бәхетнамә», «Счастливый час», «Честно говоря», «Теге өсәү», «Посмотрим», «Башҡортса караоке», «Башҡорт йыры», «Байыҡ» тапшырулары да эфирда кала.

2 сентябрдән яңартылган һәм тамашачыга тагы да якынайган БСТ каналын карагыз!
Белешмә
«Ты можешь!» - «Һин булдыраһың!» - сәламәт тормыш: спорт, дөрес туклану, тәртип, үзеңне ярату, максат кую һәм аңа ирешү турындагы проект. Катнашучылар теләгән физик формага ирешү һәм аны саклау өчен кирәкле белем алачак. Уңайлы мохиттә һәркем үз мөмкинлекләрен ача, спорт белән шөгыльләнә, дөрес туклана, артык авырлыктан, начар гадәтләрдән, кире тойгылардан котыла, яңа омтылыш таба һәм төп приз өчен көрәшә ала.
«Реаль футбол». Башкортстан юлдаш телевидениесы тәүге тапкыр “Уфа” футбол клубы белән берлектә профессиональ футболчылар һәм һәвәскәр спортчылар катнашлыгында реалити-шоу әзерли. Һәвәскәр футболчылар матчларга “Уфа” футбол клубының төп уенчылары белән әзерләнә. Һәр программада күнекмәләр, осталык дәресләре барышы белән танышырга мөмкин. Ун атна эчендә моңа кадәр үз-ара таныш булмаган кешеләр, бер командага тупланып, профессионалларга каршы лаеклы уен күрсәтергә тиеш.
«7 егет». Реалити-шоу яшьләрнең ир-ат һөнәрләрен үзләштерүе хакында. Проект барышында җиде катнашучы үзләрен төрлө четерекле хәлләрдә сыный. Һәр герой – кабатланмас. Кемдер шәһәр шартларында яшәргә күнеккән, кемдер үзен уңышлы кеше дип саный, кайсыдыр – гади авыл егете. Алар төрле, тик аларны камилләшү теләге берләштерә. Җиңүчене тамашачылар интернет тавыш бирү юлы белән билгеләячәк. Супер-бүләк тик берәүгә генә тапшырыла.
Читайте нас: